World News

Россиялеләрне нинди үлән үстергән өчен җинаять җаваплылыгы янавы турында кисәттеләр

Россия бакчачылары тыелган үсемлекләр үстергән өчен 300 мең сумга кадәр штраф алырга мөмкин. Мондый үсемлекләр арасына шалфей һәм кыр бөтнеге керә, дип сөйләгән «РИА Новости»га Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты гражданлык-хокукый дисциплиналар кафедрасының өлкән укытучысы Ольга Чирикова.

«Психотроплы һәм наркотиклы үсемлекләр өчен 300 мең сумга кадәр штраф яисә хәтта ике елга кадәр иректән мәхрүм итү дә янарга мөмкин. Бу исемлеккә (тыелган үсемлекләр исемлеге - ред.) шалфей, кыр бөтнеге, Сосновский балтырганы, коелган орлыктан үсә торган һәм йоклаткыч мәк, яшел психотрия, буш солы, киндер, кокаин куагы, үлемгә китерә торган бүре юкәсе керә», - дип сөйләгән Чирикова.

Моннан тыш, исемлеккә псилоцибин һәм псилоцинлы барлык гөмбәләр керә, дип өстәгән ул. Шулай ук, РФ Хөкүмәтенең 2024 елның 7 февраленнән 135 номерлы карары нигезендә, өч төсле ипомея наркотик яки психотроп матдәле һәм контрольдә тотылырга тиешле үсемлекләр исемлегенә өстәлгән.

«Барлык тыелган үсемлекләр «Наркотик һәм психотроп матдәле үсемлекләр исемлеген раслау турында...» Россия Федерациясе Хөкүмәте карарында беркетелгән, һәм бу исемлек даими рәвештә тулыландырыла», - дип йомгаклаган Чирикова.

Читайте на 123ru.net