World News

Путин белән Асад Кремльдә Якын Көнчыгыштагы вазгыять турында фикер алышты

Россия һәм Сириянең Президентлары Владимир Путин белән Башар Асад кичә кич Мәскәү Кремлендә сөйләшүләр уздырды. Бу хакта Россия лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Әлбәттә, миңа төбәктәге вазгыятьнең тулаем алганда ничек үсүе турында сезнең фикерегез бик кызыклы. Кызганыч, ул кискенләшү тенденциясенә ия, без моны күрәбез. Бу Сириягә дә турыдан-туры кагыла», - дип билгеләп үтте очрашу башында РФ Президенты.

Моннан тыш, Путин илләр арасында сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерүнең перспективалы юнәлешләре турында фикер алышуга өмет белдерде.

Асад, үз чиратында, булачак әңгәмә «вакыйгалар <...> үсешенең барлык детальләре турында, мөмкин булган перспективалар һәм сценарийлар турында фикер алышу өчен бик мөһим булачак», дип белдерде.

Әлеге очрашу нинди дә булса документларны имзалаусыз узды, дип ачыклык керткән ТАССка Россия дәүләте башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков.

Моңа кадәр сәясәтчеләр Мәскәү Кремлендә узган 2023 елның 15 мартында очрашкан иде. Телефон аша алар агымдагы елның 23 мартында Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да булган теракттан соң шалтыратышты.

Читайте на 123ru.net