World News

«Ура, авылга!» лагеренә йөрүче балалар Айдар Фәйзрахмановның туган нигезендә булдылар

«Ура, авылга!» лагеренә йөрүче балалар Айдар Фәйзрахмановның туган нигезендә булдылар

15 июльдән Татарстанның биш районында яңа форматтагы лагерьлар эшли башлады.

«Ура, авылга!» проекты авылда яшәүче һәм шәһәрдән авылга кунакка кайтучы 6 –17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр өчен ясалган. Биш көн дәвамында балалар авылга хас булган һөнәрләр, җыр-биюләр, милли йолалар, халык уеннары, төбәк тарихы белән танышалар, күренекле шәхесләр белән аралашалар. Ял итүче балалар Урта Бирәзә авылында Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов белән аның «Фәйзрахмановлар музей нигезе»ндә очрашуда катнашты.

15нче июльдән Татарстанның биш районында «Ура, авылга!» дигән яңа форматтагы лагерьлар эшли башлады. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтов инициативасы белән «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге белән берлектә оештырыла. Лагерьлар республикабызның Әлки, Апас, Арча, Балтач, Теләче районнарында эшли.

Арча муниципаль районында «Ура, авылга!» лагере Орнашбаш, Урта Курса, Урта Бирәзә авылларында оештырылган.

«Лагерьда узучы чаралар яшь буынны туган телебезгә якынайту, гореф-гадәтләрне, милли йолаларыбызны искә төшерү, авыл тормышы белән якыннан таныштыру максатыннан уза. Урта Бирәзә авылындагы лагерьгә 46 бала йөри, «Өчпочмаклар», «Борчаклар», «Алдынгылар» дип исемләнгән өч командабыз бар. Лагерь дәвамында бик күп эшләр башкарылды, тәрбияви чаралар үткәрелде. Балаларга «Сабантуй бәйрәменә бирнә җыю» йоласын күрсәттек, алар үзләре дә бик теләп катнашты. Авылыбыз чишмәләргә бай, шуңа күрә чишмәләрнең тарихы белән таныштырдык», - дип таныштырды әйдаман Илзирә Зиатдинова.

Алар онытыла барган татар халык уеннарын искә төшергәннәр, бергәләп уйнаганнар. «Һәрдаим осталык дәресләре булып тора, татар бизәкләре төшерелгән брелоклар эшләдек, коймаклар пешердек, бию хәрәкәтләре өйрәндек. Лагерьда дүрт әйдаман эшли, балалар белән саф татар телендә аралашабыз. Бүген лагерьның дүртенче көне. Көнебез «Әлдермештән Әлмәндәр» мультфильмын караудан башланды. Якташыбыз Айдар Фәйзрахмановның төп нигезенә бару, авылыбызда терлек асраучы Гөбәевлар хуҗалыгына бару каралган», - диде Илзирә Зиатдинова.

Очрашуда Айдар Фәйзрахманов туган нигезе буенча экскурсия үткәрде, балаларны музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Үзенең чыгышында Айдар Фәйзрахманов «Ура, авылга!» проектының туган телебез үсеше өчен мөһим булуын әйтте.

«Беренчедән, әлеге проект балаларга саф татар телендә, ана телебездә аралашу мөмкинлеге бирә. Икенчедән, авыл тормышы белән танышу зур әһәмияткә ия. Минем нигезем мулла-мөәзиннәрнеке. Әтнә районы Мәрҗән авылыннан бишенче буын Әбү Бәкр, Сөләйман, Мөхәммәтшәриф, Фәйзрахман бабаларым нигезе. Бүген балаларга борынгы әйберләр күрсәттем, эш кораллары хакында сорадым. Алар аны белми, менә шул әйберләрне, тарихыбызны аңлату да бик мөһим. Музеемдагы һәрбер экспонатта безнең тарих, безнең милләтебезнең нигезе», - диде Айдар Фәйзрахманов.

Аның фикеренчә, ана телебезне, гореф-гадәтләрне саклау үзебездән тора. «Заманага, интернетка сылтарга кирәкми, баланың кечкенәдән күңеленә сеңдереп үстерергә кирәк. Авыл җирлеге башлыгына, район җитәкчелегенә, әлеге проектны башлаган Марат Готыф улына, республикабыз Рәисенә рәхмәт әйтәсе килә. Миңа күп җирләрдә йөрергә туры килде, чагыштыра алам. Бүгенге көндә Татарстаныбыз, Казаныбыз, милләтебез әйдәп баручы милләтләрнең берсе», - диде ул.

Айдар Фәйзрахманов балаларга мунча миннеге әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте, тормыш юлы һәм иҗаты хакында язылган китапларын бүләк итте. Очрашуны Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле артистларының чыгышы бизәде.

«Лагерьга йөрүче балаларны Айдар абый Фәйзрахмановның нигезе, музее белән таныштыруыбыз юкка түгел. Ул авылыбызның йөзек кашы булган шәхес. Авылыбызның данын яклап, ярдәм итеп торучы. Айдар абый музейны һәрвакыт тулыландырып килә. Киләчәктә әлеге гаилә музеен район, республика күләмендә күрсәтәсебез килә», - Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова.

Читайте на 123ru.net