World News

Татарстанда ясалма интеллект тиешсез урында тәмәке тарткан өчен кисәтү ясый башлады

Татарстанда ясалма интеллект тиешсез урыннарда тәмәке тартучыларга тавыш көчәйткечләр аша кисәтү ясый башлады. Бу хакта үзенең Telegram-каналында ТР цифрлар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин сөйләде.

Әлегә NtechLab компаниясенең тавыш ярдәмендә идарә йогынтысы ясаучы яңа буын видеоаналитикасы өч IT-паркта эшли башлады: Казанда икәү һәм Чаллыда берәү.

Ясалма интеллект машиналы күрү сәләте ярдәмендә тиешсез урында тәмәке тартучыны идентификацияли һәм аннан тәмәке тартудан туктавын сорый, моның өчен ул тавышлы ярдәмчеләр төсле төрле мөрәҗәгать вариантларын куллана.

Элегрәк министр Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында эшли башлаган «Цифрлы городовой» программа-аппарат комплексы «вакыйгаларга реаль вакыт режимында җавап бирә», дип хәбәр итте.

Хәзер исә Хәйруллин IT-паркларда үткәрелгән сынаулар нәтиҗәләре буенча системаны республиканың тәмәке тарту закон белән тыелган җәмәгать урыннарында сынап карау күздә тотыла, дип аңлатты.

Киләчәктә идарә йогынтысы ясаучы видеоаналитиканы сынау режимында Мәскәү, Түбән Новгород, Кырым, Севастополь, Мурманск һәм Архангельскта эшләтеп җибәрү планлаштырыла, дип хәбәр иткән ТАССка NtechLab компаниясе генераль директоры Алексей Паламарчук.

Читайте на 123ru.net