World News

Түбән Новгород өлкәсе Камка авылында балалар-яшүсмерләр Сабан туе булды

Түбән Новгород өлкәсе Камка авылында балалар-яшүсмерләр Сабан туе булды

Зеленоград татарлары автономиясе рәисе һәм «Игелек атлары» ассоциациясе президенты Шамил Какушкин һәм Мәскәү татарлары автономиясе башлыгының режим һәм куркынычсызлык буенча урынбасары Рамил Абдюшев Түбән Новгород өлкәсенең Камка (Камкино) авылында мәдрәсә тәмамлаучы укучылар һәм җирле балалар өчен балалар-яшүсмерләр Сабан туе үткәрде. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә катнашучылар өчен Коръән белеменә конкурс, шулай ук татар милли спорт төрләре буенча традицион ярышлар үткәрелгән. Татар көрәшенә алты комплект медаль уйнатылган. Җәйге ислам мәйданчыгы шәкертләре арасында Рәмис Курмаев җиңүче дип танылган. Гомуми зачетта исә Марат Баһаветдинов җиңүгә ирешкән.

Турнир җиңүчеләренә оештыручылар исеменнән тәкә һәм спорт бүләкләре тапшырылган.

Җирле мәчетнең имамы Равил хәзрәт Какушкин, мәдрәсәне тәмамлаучы укучылар һәм авыл халкына, бәйрәмне үткәргән оештыручыларга рәхмәт белдергән.

Читайте на 123ru.net