World News

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең су басудан зыян күргән авылларында булды

Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең су басудан зыян күргән авылларында булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул Омск өлкәсе Усть-Ишем районының су басудан зыян күргән Эбәркүл, Олы Бүрән (Тюрметяки), Әшеван авылларында булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук авылларга Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Радик Миңнеханов, «Иртыш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге рәисе, «Ибирь» (Себер) татар милли-мәдәни автономиясе» Советы рәисе Тамир Алимбаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев килгән.

«Хәзерге вакытта авылларда су киткән диярлек, әмма хәлләр әлегә яхшы түгел. Йортлар эчендә ремонтка кына түгел, җиһазлар, техника, җәймәләр һәм башка милеккә зыян килгән. Васил Шәйхразыев авыл халкы белән очрашты һәм аларның үтенечләрен тыңлады. Шулай ук, су басудан зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм белән йөк китерелгән», – диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net