World News

Татарстанда ярты ел эчендә яшьләр арасында эшкуарлар саны 46 процентка арткан

Татарстан һәм Ставрополь крае 2024 елда үз эшләрен ачкан яшьләрнең артуы ягыннан лидер булды. Төбәкләрдә аларның өлеше 46 процентка артты, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы «Эшлекле мохит» тикшеренүенә сылтама белән.

Тулаем алганда, 2024 елның беренче алты аенда Россиядә 18-35 яшьлек эшкуарлар саны 20 процентка арткан. Татарстан һәм Ставрополь краеннан соң өченче урында – Пермь крае (+44 процент). Ваклап сәүдә итү, пассажирлар һәм йөк ташу эш ачу өчен иң популяр өлкәләр булган.

Тикшеренү мәгълүматларыннан күренгәнчә, илдә хатын-кыз эшкуарлар саны 2023 елның гыйнвар-июнь айлары белән чагыштырганда 25 процентка күбәйгән. Алар тарафыннан үсемлекчелек, терлекчелек һәм аучылык өлкәләренә карата кызыксыну арткан.

Читайте на 123ru.net