World News

КФУ профессоры татарстанлыларны август аенда нинди һава торышы көтүен фаразлады

Татарстанда август ае норма чикләрендә булыр дип көтелә. Айлык уртача температура – 18,5 градус, явым-төшем күләме 50 миллиметр тәшкил итәчәк. КФУ профессоры Юрий Переведенцев «Челнинские известия» газетасына шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, август һава температурасы буенча июльдән 1,5 градуска диярлек аерылып торачак.

Тагын бер эксперт, география фәннәре кандидаты, метеоролог Тимур Әүһәдиев «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмәсендә белдергәнчә, Татарстан башкаласына эссе көннәр августтан да иртәрәк әйләнеп кайтмаячак.

Читайте на 123ru.net