World News

Татарстан Рәисе 1232нче полк һәм «Алга» батальоны хәрбиләрен бүләкләү тантанасын күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында республикадан мобилизацияләнгән егетләр хезмәт итә торган 1232нче мотоукчы полк һәм «Алга» исемле батальоны хәрбиләрен бүләкләү тантанасын күрсәтте.

«Татарстан үз геройлары белән горурлана! Республика дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы алгы сызыкта узды», - дип язган ТР Рәисе.

Видеодан күренгәнчә, хәрбиләр «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» орден медаленә лаек булган.

«Егетләребез куелган бурычларны намус белән үтиләр. Ватаныбыз иминлеген саклыйлар», - дип өстәгән Рөстәм Миңнеханов.

t.me/rustamminnikhanov/ видеосы

Читайте на 123ru.net