World News

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар турында документаль фильм төшерәләр

Быел Татарстанда махсус операция зонасында хәрби бурычлар үтәүче Ватан сакчыларына һәм аларның гаиләләренә багышланган «Назначение» документаль фильмын төшерү ниятләнә. ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин шул хакта хәбәр итте.

«Фильм быелның ахырында әзер булыр дип уйлыйм. Аңа Татарстан бюджетыннан 1 миллион сум акча бүлеп бирелде. Эшләр «Регион-Кино» төбәк кинематографиясенә ярдәм күрсәтү буенча коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан алып барыла. Кино төшерүчене социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында 2024 елның мартында үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре буенча ТР Мәдәният министрлыгы билгеләде», - дип искәртте ул.

Натфуллин Татарстанда мәдәният өлкәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү чаралары турында да сөйләде. Әйтик, алар тамашага кадәр бик көн эчендә теләсә кайсы дәүләт учреждениесе кассасында бушлай билет алу мөмкинлегенә ия.

Шулай ук хәрбиләрнең гаиләләре өчен берничә мәдәни чара үткәрелде.

Читайте на 123ru.net