World News

Равил Гайнетдин: Без «амораль һәлакәтне» булдырмау өчен көчләребезне берләштерергә тиеш

Равил Гайнетдин: Без «амораль һәлакәтне» булдырмау өчен көчләребезне берләштерергә тиеш

Казанның «Корстон» кунакханәсендә узган «Рухи Ефәк юлы» Халыкара фәнни-дини конференциясендә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин дин эшлеклеләрен «амораль һәлакәтне» булдырмау өчен үз көчләрен берләштерергә чакырды.

«Без барыбыз да күрәбез, югары технологияле һәм инновацияле постиндустриаль җәмгыятьләрдә бер үк вакытта әхлакый деградация бара. Бу псевдокультура җир шарының барлык почмакларына да, бердәнбер дөрес һәм прогрессив буларак итеп, агрессив рәвештә трансляцияләнә. Хәзерге шартларда без, үз халыкларыбызның рухи көтүчеләре, Аллаһыга хезмәт итүне һәм кешеләр арасында аның боерыкларын таратуны үзебезнең миссиябез итеп сайладык. Без «галәм дәрәҗесендәге амораль һәлакәтне» булдырмау өчен барлык көчебезне берләштерергә тиеш», – диде ул.

Шулай ук Равил хәзрәт Гайнетдин «Рухи Ефәк юлы» конференциясенең максаты һәм төрле илләрне берләштерүдә уйнаган роле турында да сөйләде.

«Без бүген Казанда бишенче тапкыр «Рухи ефәк юлы» Халыкара фәнни-дини конференциясен үткәрәбез. Шунысы сөендерә, конференциядә ефәк юлы илләренең вәкилләре генә түгел, ә БРИКС илләре берләшмәсенә керүчеләр дә җыелды. БРИКС илләре лидерларының саммиты алдыннан Казанда шундый конференциянең узуы аерым мәгънә һәм яңгыраш ала», – ди ул.

Равил хәзрәт Гайнетдин Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең БРИКС илләре оешмасының эшчәнлегенә рухи мәгънә кертүдә зур урын алуын билгеләде. «Бу оешмада мөселманнарның керткән өлеше сизелерлек, һәм БРИКС оешмасына керергә теләүче башка мөселман илләрен җәлеп итү белән мөселман оешмаларының һәм дини конфессия җитәкчеләренең фикерләрен исәпкә алу мөһимлеге көчәячәк. Шуңа күрә, минемчә, Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте, «Рухи ефәк юлы» платформасын булдыру инициаторы буларак, үз максатына иреште», – дип, аңлатты ул журналистлар белән аралашу вакытында.

Конференциядә катнашучылар арасында - «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Иран, Казахстан һәм Кытай консуллыклары вәкилләре, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бахрейн, Катар һәм башка илләрнең делегатлары да бар иде.

Конференция барышында катнашучылар үзләренең эш нәтиҗәләре һәм узган елгы тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, БРИКС илләренең Изге Коръән премиясен оештыру комитеты рәисе Рушан Әббәсов ассызыклаганча, дин әһелләренең халыкара конференциясен уздыру инициативасын Равил Гайнетдин тәкъдим итә, ә беренче адым 2016 елда Кытай Халык Республикасының Урумчи шәһәрендә узган конференциядә ясала. Алдагы елларны «Рухи Ефәк юлы» конференциясе Казахстан, Кыргызстан, Кытай һәм Россиядә узган иде.

Читайте на 123ru.net