World News

Россия Герое Рәсим Баксиков аңа күбесенчә нинди сорау бирүләре хакында сөйләде

Россия Герое Рәсим Баксиков аңа күбесенчә нинди сорау бирүләре хакында сөйләде

Россия Герое Рәсим Баксиков «»Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафонында катнашты. Бүген ул Зәйгә килде. Шәһәрдә яшәүчеләр белән очрашуда хәрби аңа күбесенчә нинди сорау бирүләре һәм халык белән мондый очрашуларда махсус хәрби операция темасы ничек чагылыш табуы хакында сөйләде.

«Махсус хәрби операция темасы, һәрвакыттагыча, бик җанлы чагылыш таба. Кешеләргә алга таба нәрсә буласы кызык. Иң еш бирелә торган сорау: «Бу кайчан бетәр икән?»» - диде Россия Герое.

Ул бу сорауга шунда ук җавап та бирде. «Бер нәрсәне генә әйтә алам: безнең егетләр бу мөмкин кадәр тизрәк бетсен, без аннан әйләнеп кайткан туганнарыбызны мөмкин кадәр тизрәк күрсен һәм анда тынычлык тантана итсен өчен хәлдән килгәннең барысын да эшли», - дип искәртте Баксиков.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин. 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча тулырак белергә була.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Читайте на 123ru.net