World News

Агрофирма җитәкчесе Фаил Газетдинов: Уңыш яхшы гына күренә

Агрофирма җитәкчесе Фаил Газетдинов: Уңыш яхшы гына күренә

Республикада бөртеклеләрне урып-җыю башланып китте. Елның-елында рекордлы, мул уңышлары белән ил табыны муллыгына лаеклы өлеш керткән «Әнәк» агрофирмасының җитәкчесе Фаил Газетдинов, агымдагы елда да уңыш зарланырлык булмас, дигән фикердә.

Безнең көзге бодай Актаныш басуларында гына чәчелгән, 3206 гектарны били. Көзге бодайдан соң арпаны һәм язгы бодайны урып-җыярга исәп тотабыз. Уртача уңыш 43 центнерны тәшкил итә. Әлеге көнгә 125 гектар суктырып алынган, 537 тонна икмәк кайткан. Төрле басулар бар. Уңыш яхшы гына күренә. 1-2 көн тестлы режимда кердек. 18 июльдә ныклап керешә башладык.

Бүген менә урак өсте бара. Быелгы уңыш ничек булачагын әйтү кыен, әмма шуны әйтә алам: сезон алдыннан икмәккә хаклар үсеп куйды. Россиянең кайбер төбәкләрендә гадәттән тыш хәл дә игълан ителде бит. Бәя былтыргыдан караганда күбрәк булуын өмет итәм инде. Техник культураларга бәяләр үсә. Рапска мәсәлән. Аграрийлар льготалы кредит белән көн күрә бит инде, аның процент ставкалары аз булса – безгә бик зур ярдәм булыр иде, ди ул.

Төрле район җирлекләрендәге хуҗалык җитәкчеләреннән, агрономнардан бөртеклеләрне урып-җыю ничек баруы турында «Интертат» сайты өчен Юлай Низаев белеште.

«Ашлыкны читкә сатканыбыз юк»: Татарстан хуҗалыкларыннан быелгы уңышка фаразлар

Читайте на 123ru.net