World News

Казанда Каменев – Крупенниковлар йорты мәдәни мирас объекты дип табылды

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы урнашкан Каменев – Крупенниковлар йорты (Кремль урамы, 9) төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип табылды. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты сайтында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

Объектның мәйданы – 3,4 мең квадрат метрдан артык. Бина XVIII йөз ахырында Казанның танылган сәүдәгәре Петр Каменев заказы буенча амбарлары һәм кибетләре булган сәүдәгәр йорты сыйфатында төзелгән. Проектның авторы – 1768 елда шәһәрнең генераль план проектын төзеп танылу алган архитектор Василий Кафтырев.

1842 елгы янгыннан соң бинаны архитектор Петр Пятницкий кабат төзи, ул Казан Кремленең архитектур йөзен саклап калуда мөһим роль уйный.

Бинаның алдагы хуҗалары шәһәрнең тагын бер танылган сәүдәгәрләр нәселе вәкилләре - Крупенниковлар була, ә 1900 ел башында ул Казан сәүдәгәрләре Чернояровлар милкенә күчә. Нәкъ менә шул чагында биредә шәһәрдә иң зур «Д.И.Черняров» сәүдә йорты һәм «Европа номерлары» кунакханәсе урнаша.

2001 елда бинаның бер өлеше Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына арендага бирелә, шуннан соң объектны яңартып төзү процессы башлана, бинаның эчендә ремонт ясала.

Читайте на 123ru.net