World News

Үзәк сайлау комиссиясе өч партиядән Дәүләт Советына кандидатлар исемлеген теркәде

Татарстанда өч сәяси партиянең төбәк бүлекләре тарафыннан күрсәтелгән ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларның исемлекләре теркәлде. Республика Үзәк сайлау комиссиясе утырышында шул хакта карар кабул ителде, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте.

Утырышта катнашучылар документларның ТР Сайлау кодексының барлык таләпләре үтәлешенә тикшерде. Нәтиҗәдә, «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен» партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлегеннән – 44, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегеннән – 57 һәм КПРФның Татарстандагы бүлегеннән 23 кеше теркәлде.

18 июльдә ЛДПР (алты кеше) һәм «Яңа кешеләр» (44) тарафыннан тәкъдим ителгән исемлекләр инде терәлү узды.

Кандидатлар турында мәгълүмат белән Татарстан, Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында һәм «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасында танышырга мөмкин.

1 июльгә булган мәгълүматлар буенча, республикада 2,9 миллионнан артык кеше сайлау хокукына ия. Искәртеп үтәбез, Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә узачак. Иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

Читайте на 123ru.net