World News

Чирмешәндә «Суган басуы» бәйрәме узачак

Чирмешәндә «Суган басуы» бәйрәме узачак

Чирмешәндә «Суган басуы» чарасы Татарстан Республикасында 2024 елда үтәчәк фестивальләр картасына да кертелгән. Аны 10 августта, суган уңышы өлгергән вакытта үткәрергә ниятлиләр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» газетасы яза.

«Фестивальгә ныклап әзерләнәбез. Программасы бик бай булачак. Күргәзмә-ярминкәләр, декоратив сәнгать һәм халык һөнәрләре буенча мастер-класслар, борынгы йолаларны сәхнәләштереп күрсәтү, шуның белән бәйле җырлар һәм биюләр тәкъдим ителәчәк. Шулай ук суганнан аш һәм зур пирог пешереп презентацияләү дә булачак», дип сөйләде район мәдәният йорты директоры Ринат Гарифуллин.

Фестивальгә читтән дә бик күп кунаклар килүе көтелә. Программасы төрле яшьтәгеләр өчен аерым әзерләнә. Моннан тыш август аенда район күләмендә тагын бер зур чара – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтү планлаштырылган. Аны 24 августта үткәрергә ниятлиләр.

«Бу көнне дә күргәзмәләр, мастер-класслар, концерт программасы, бәйрәм ахырында салют та булачак, – диде Ринат Гарифуллин.

Бәйрәмнәр «Сабантуй» стадионында үтәчәк, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net