World News

Россия Үзәк банкы 2024 елга инфляция буенча фаразын 6,5-7 процентка кадәр арттырды

Россия Банкы 2024 елга инфляция буенча фаразын шактый арттырды – 4,3-4,8 проценттан 6,5-7 процентка кадәр. Бу хакта Үзәк банкның сайтында әйтелгән.

«Уздырыла торган акча-кредит сәясәтен исәпкә алганда, еллык инфляция 2025 елда 4,0–4,5 процентка кадәр кимиячәк һәм киләчәктә 4 процент тирәсе булачак», – дип өстәделәр көйләүчедә.

22 июльгә еллык инфляция 9 процентка кадәр тизәйде (июньдә 8,6 процент). Динамика 1 июльдән үткәрелгән коммуналь хезмәтләргә тарифларны индексацияләүне дә чагылдыра.

Искәртик, Россия Банкының Директорлар советы бүгенге утырышта төп ставканы еллык 18 процентка кадәр күтәрде. Ставканың 2023 елның декабреннән бирле 16 процент дәрәҗәсендә саклануын билгеләп үтик.

Читайте на 123ru.net