World News

Татарстанда АИ-98 маркалы бензин сизелерлек кыйммәтләнде

Татарстанда АИ-98 маркалы бензин сизелерлек кыйммәтләнде

Татарстанда агымдагы елның 15 июленнән 22 июленә кадәр барлык маркалы бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнүен дәвам итте. Бу Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булды.

Барыннан да бигрәк АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензин бәясе арткан — 45 тиенгә (0,6 процентка), бер литры өчен 70,96 сумнан 71,41 сумга кадәр. Шул ук вакытта АИ-92 маркалы бензин 10 тиенгә (0,2 процентка), бер литры өчен 50,27 сумнан 50,37 сумга кадәр кыйммәтләнгән.

Дизель ягулыгы бәясе исә 4 тиенгә (0,1 процентка), бер литры өчен 61,11 сумнан 61,15 сумга кадәр арткан. АИ-95 маркалы бензин нибары 2 тиенгә (0,1 проценттан кимрәккә) кыйммәтләнгән – бер литры өчен 54,54 сумнан 54,56 сумга кадәр.

Июнь нәтиҗәләре буенча Татарстанда АИ-92 маркалы бензин 2023 елның декабре белән чагыштырганда 0,9 процент, АИ-95 маркалы бензин 1,1 процент, АИ-98 һәм аннан югарырак маркалы бензин 3,6 процент, ә дизель 0,8 процентка кыйммәтләнгән.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, РФ вице-премьеры Александр Новак бензин экспортлауны август аеннан яңадан тыю турында игълан итте.

Читайте на 123ru.net