World News

Чигеп ясалган Татарстан картасын беренче тапкыр Россиядән читтә тәкъдим иттеләр

Чигеп ясалган Татарстан картасын беренче тапкыр Россиядән читтә тәкъдим иттеләр

Белоруссия Милли тарихи музеенда кичә «Традицияләрнең тере җебе» күргәзмәсе ачылды. Анда заманча декоратив-гамәли сәнгать әйберләре, шул исәптән бизәкле күн аяк киеме үрнәкләре, туку, чигү, челтәр үрү, нәфис керамика, ювелир эшләнмәләр тәкъдим ителде.

«Безнең, Татарстан Милли музее өчен, Белоруссия — үзенчәлекле, әһәмиятле һәм яраткан республика. Хәтта туган республика да. Чөнки без – Россиядә Белоруссия Республикасы мирасын бердәнбер саклаучылар. Безнең филиалларның берсе – Печищи авылында урнашкан Янка Купала мемориаль музее. Татарстан Республикасы Милли музееның читтәге беренче күргәзмәсе биредә, Белоруссия Республикасында узуы күңелле һәм дөрес», - диде Татарстан Милли музее генераль директоры Алиса Вяткина.

Татарстанның чигеп ясалган картасы үзәк экспонат булды. Ул 2023 елда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында булдырылган иде. Картаны беренче тапкыр Россиядән читтә тәкъдим иттеләр.

Моннан тыш, Татарстан халыкларының традицион тарихи костюмнары — Милли музей коллекциясеннән реконструкцияләр тәкъдим ителде. Бу татар, рус, удмурт, чуаш, мордва, мари киемнәре.

«Традицияләрнең тере җебе» күргәзмәсе ике республика музейлары арасында хезмәттәшлекне дәвам итә: бер ел элек Белоруссиянең Милли тарихи музее Казанда «Белоруссиянең тере мирасы» проектын тәкъдим итте.

Читайте на 123ru.net