World News

Мәскәүдә хәрби операция халык мемориалында Татарстан журналистының портреты пәйда булды

Мәскәүдә хәрби операция халык мемориалында Татарстан журналистының портреты пәйда булды

Мәскәүдә Кызыл мәйдан янында урнашкан махсус хәрби операция халык мемориалында Түбән Кама журналисты Александр Комаровның фотопортреты пәйда булды.

Мемориал узган елда хәрби хәбәрче Владлен Татарский үтерелгәннән соң Варварка урамындагы Илия пәйгамбәр храмы янында барлыкка килде. Хәзер бу махсус операциядә һәлак булучылар истәлеген мәңгеләштерү буенча бөтенроссия волонтерлык проекты.

Фото: © «Татар-информ»

Махсус операция геройларының фотосурәтләре арасында Түбән Кама журналисты Александр Комаровның портреты да урнаштырылган. Ул 2022 елда үз теләге белән фронтка китә, «Алга» батальонында хезмәт итә. 2023 елның февралендә Угледар астында һәлак була.

Ике көн элек, 24 июльдә, аның туган көне була. Александрга 38 яшь тулган булыр иде. Бу көнне Түбән Кама үзәк китапханәсендә аның истәлегенә мемориал ачылган. Александрга багышланган истәлек тактасы ул 13 ел эшләгән НТР медиахолдингында да бар.

  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Читайте на 123ru.net