World News

Россия Банкы төп ставканы еллык 18 процентка кадәр арттырды

Россия Банкының Директорлар советы төп ставканы еллык 18 процентка кадәр күтәрде. Карар 26 июльдә узган утырышта кабул ителде. 2023 елның декабреннән бирле ставканың 16 процент дәрәҗәсендә саклануын искәртик.

Үзәк банкта хәбәр итүләренчә, Россиядә инфляция тизәйде һәм Үзәк Банкның апрель фаразыннан шактый югарырак күрсәткечне тәшкил итә. Эчке ихтыяҗның үсүе товар һәм хезмәтләр тәкъдим итүне киңәйтү мөмкинлекләреннән әле һаман күпкә зуррак.

Инфляцияне киметү өчен, Үзәк банк өстәмә рәвештә акча-кредит сәясәтен кырысландырырга тиеш, ә инфляцияне максатка кайтару өчен элек уйлаганга караганда шактый катгыйрак акча-кредит шартлары кирәк, диелә көйләүче хәбәрендә.

Шул ук вакытта Үзәк банкның Директорлар советы якындагы утырышларда төп ставканы алга таба арттыруның максатка ярашлылыгын бәяләячәк.

Читайте на 123ru.net