World News

«Әниләр клубы» «Сөембикә» редакциясе белән «Балачакка сәяхәт» арт-терапиясе үткәрде

«Әниләр клубы» «Сөембикә» редакциясе белән «Балачакка сәяхәт» арт-терапиясе үткәрде

Кичә «Сөембикә» журналы редакциясе белән берлектә «Әниләр клубы» очрашуында психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиеваның «Балачакка сәяхәт» дип исемләнгән арт-терапиясе булды.

«Арт-терапия – сәнгать терапиясе дип атала, аның күп төрләре бар. Аңа музыка, бию, рәсем терапияләре дә керә. Хәзерге заманда ул психологиядә файдалы техника, мин аны күп еллар дәвамында гамәлдә кулланам. Арт-терапияне яңа яктан да ачасым килә, шуңа күрә авторлык техникаларын да булдырам. «Балачакка сәяхәт» техникасы – авторлык эшләремнең берсе. Мин аны үзем уйлап таптым, клиентларда тәҗрибә эшләп карадым», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева.

Аның әйтүенчә, арт-терапия аша кешене психологик яктан өйрәнеп була. «Без аның психологик портретын ясыйбыз, күңелендәге булган хис-тойгылары, уй-фикерләре белән эшлибез. Мәсәлән, арт-терапия аша кешенең халәтен дә үзгәртеп була. Мәсәлән, бу чарада мин катнашучыларга рәсем ясарга куштым һәм шул рәсем аша психологик портретны сөйләдем, кешенең кем икәнлеген психологик портрет аша ачып бирдем», - диде психолог.

Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева психология юнәлешендә биш ел эшләвен әйтте.

«Мин – психолог-практик. Төрле методлар белән эшлим. Казан федераль университетын тәмамладым. Шунда укыган вакытта ук миңа арт-терапия юнәлеше ошаган иде. Укытучыбызның арт-терапия дәресләренә сокланып карый идем, ул минем күңелемдә кызыксыну уятты. Институтны тәмамлагач, арт-терапия юнәлешенә өстәмә укырга кердем. Хәзер инде гамәлдә куллана башладым. Бу юнәлеш әле ачылып кына килә, Казанда арт-терапевтлар бик аз», - диде ул.

«Әниләр клубы» – Динара Әхмәтнең проекты, ул күптән эшләп килә. Быел без барлык чараларны бергә уздырырга булдык – бу клуб быелдан башлап «Сөембикә» журналы каршында эшли башлады. Алдагы көннәрдә дә бергәләп чаралар үткәрергә ниятебез бар», - диде «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Лариса Маликова.

«Әниләр клубы» проекты авторы Динара Әхмәт әйтүенчә, айга бер тапкыр «Сөембикә» журналы редакциясе белән берлектә татар спикерларын чакырып, әниләр өчен актуаль булган темаларга сөйләшү, киңәшләшү була.

«Узган ел Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиеваны «Әниләр клубы»ның беренче очрашуына Кабан күле буена чакырдым. Аны социаль челтәрләр аша табып, язышып, аралаша башладык. Ул вакытта без хатын-кызларның ресурс халәте турында сөйләшкән идек. Хәзер исә арт-терапия дигән кызыклы, үзенчәлекле юнәлешкә тукталырга булдык», - диде Динара Әхмәт.

Проект авторы әниләргә балачак темасы һәрвакыт якын булганын искәртте. «Үз балаларыбыз да, күңелдә йөрткән «бала» да бар. Нәсел, гаилә темасын өйрәнү хәзер бик актуаль, аны психологик яктан бүгенге тормышыбызга тәэсире турында сөйләшүләр күп. Шулай итеп, арт-терапия ярдәмендә без үз балабыз белән күңелдәге, ягъни үзебезнең кечкенә чагыбыз белән очраштык», - диде ул.

Психолог арт-терапия вакытында «күңелдәге бала» төшенчәсенә аңлатма бирде. «Ни өчен күп кенә ата-аналар балаларын биюгә йөртә, спорт һәм музыка түгәрәкләренә йөртә? Чөнки ул ата-аналарның чынга ашмаган хыяллары. «Мин йөри алмадым, рөхсәт итмәделәр, син йөрерсең», - диләр. Ләкин баланың ул түгәрәкләргә йөрисе килә микән? Менә моны баладан сорарга оныталар. Шуңа күрә баланы түгел, ата-аналар үзләре шул түгәрәкләргә йөрергә тиеш. Ничә генә яшь булмасын, күңелдәге хыялны чынга ашырырга кирәк. Шул вакытта ата-ана да, аларның балалары да сау-сәламәт була», - дип аңлатты Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева.

Читайте на 123ru.net