World News

Россиядә гадәттән тыш хәлләр, терактлардан зыян күрүчеләр өчен түләүләр 1,5 тапкыр артты

Россиядә гадәттән тыш хәлләрдән һәм терактлардан зыян күргән гражданнарга финанс ярдәме күләмен 1,5 тапкыр арттырдылар. Моннан тыш, алга таба сумма ел саен идексацияләнәчәк. Бу хакта Хөкүмәт телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Карар РФ Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән кабул ителде», – дип ачыклык керттеләр Министрлар Кабинетында.

Гражданнарга бер тапкыр 15 мең сум (10 мең иде) күләмендә матди ярдәм күрсәтеләчәк, беренче чиратта кирәкле милекне өлешчә югалткан очракта ярдәм – 75 мең (50 мең иде), тулысынча югалткан очракта 150 мең сум (100 мең иде) тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, гадәттән тыш хәлләр яки теракт нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләргә бер тапкыр бирелә торган пособиеләр дә индексацияләнә: сәламәтлегенә уртача яки авыр зыян килүчеләргә – 600 мең (400 мең иде), җиңелчә зыян килүчеләргә 300 мең сум (200 мең иде) түләнәчәк.

Гадәттән тыш хәлләр яки теракт корбаннарының гаилә әгъзалары 1,5 миллион сум (1 миллион иде) алачак.

Читайте на 123ru.net