World News

Татарстанда быелның беренче яртыеллыгында 700 миллиард сумнан артык салым җыелган

2024 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстан территориясеннән бюджет системасына 710 миллиард сум күчерелгән, бу узган елның беренче яртыеллыгына караганда 171,5 миллиард сумга артыграк. Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республиканың консолидацияләнгән бюджетына 223 миллиард сум күчерелгән. Бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият взнослары 1,4 тапкыр артты. Тармакларга килгәндә, нефть чыгаруда, транспортлауда, төзелештә, банк, мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә түләүләрнең артуы күзәтелә», - диде спикер.

Үз чиратында, аның сүзләренчә, эшкәртү, энергетика һәм күпләп сәүдә итү өлкәсендә (шул исәптән өстәмә кыйммәткә салымны кайтаруның 1,7 тапкыр артуы аркасында да) түләүләр кимегән.

ТР финанс министры Радик Гайзатуллин әйтүенчә, бу чорда табышка салым (83,4 миллиард сум) бюджет керемнәре арасында иң зур өлешне алып тора. Шуннан соң түбәндәгеләр килә – физик затлар кеременә салым (73,4 миллиард сум, +38 процент), акцизлар (21,1 миллиард), оешмалар милкенә салым (20,7 миллиард), бердәм керемгә салым (18,7 миллиард), җир салымы (3,7 миллиард).

Читайте на 123ru.net