World News

Песков туучылар саны турында: Без дөньяның иң зур илендә яшибез, тик елдан-ел азаябыз

Песков туучылар саны турында: Без дөньяның иң зур илендә яшибез, тик елдан-ел азаябыз

РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Россиядә демографиягә бәйле вазгыятьне һәлакәт дип атады. Искәртеп узабыз, Россиядә туучылар коэффициенты 1,4кә тигез. Кремль вәкиле фикеренчә, бу «коточкыч түбән» һәм ул милләтнең киләчәге өчен аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Без дөньяның иң зур илендә яшибез, тик елдан-ел азаябыз», - дип искәртте Песков.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге проблеманы туучыларның уртача коэффициентын арттырган очракта гына хәл итеп булачак.

Хәзерге вакытта Россиядә туучылар коэффициенты Европа, Япония һ.б. илләрдәге кебек, диде Песков.

Туучылар санына бәйле вазгыятьне күрсәтү өчен Татарстан Республикасындагы статистиканы китерергә мөмкин, анда 2024 елның беренче дүрт ае нәтиҗәләре буенча туучылар саны 4,4 процентка кимегән. Татарстанстат статистикасыннан күренгәнчә, республикада гыйнвар – апрель айларында 11 019 бала дөньяга килгән, бу 2023 елның шул чоры белән чагыштырганда 519 сабыйга азрак.

Читайте на 123ru.net