World News

Татарстаннан хәрби туйдан соң махсус операция зонасына китте

Татарстаннан хәрби туйдан соң махсус операция зонасына китте

Мамадыш районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә контрактник Юрий Рожковның сөйгәне Гөлнара белән никахлашу тантанасы булды. Шуннан соң ул гаиләсе, туганнары белән хушлашып, махсус операция зонасына хәрби бурычын үтәргә китте.

Соңгы вакытта Мамадыш районында контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр артты. Хәзер контракт буенча хезмәт итүчеләр өчен беренчел түләүләр, хезмәт хакы, соцпакет, кайбер ташламалар һәм акчалата компенсация яхшы ярдәм булып тора.

Әмма хәрбиләрнең барысы да диярлек алгы сызыкка йөрәк кушуы буенча баруын әйтә. Матди кыйммәтләрне түгел, ә ватанпәрвәрлекне беренче планга куюларын искәртәләр. Юрий Рожков та акчага кытлык кичермәгән. Ир-егет югары хезмәт хакы түләнә торган вазифада эшләгән.

Юрий 1994 елның 22 маенда Мамадыш районының Нагаш авылында сигез балалы Тамара һәм Николай Рожковлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгән. Тугыз ел Чаксы мәктәбендә укыган. Аннары Мамадыш политехника көллиятендә төзүче һөнәрен үзләштергән. 2013-2014 елларда ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән

«Мин контракт төзергәме-юкмы дип озак уйламадым. Бүген барган хәлләргә битараф кала алмыйм. Әти-әнием дә каршы килмәде. «Син – мөстәкыйль кеше. Үзең хәл ит. Тик исән-сау гына әйләнеп кайт», - дип әйттеләр. Быелның апрелендә туганым Владимир бүгенге көндә махсус операция зонасында сугышчан бурычлар үти торган шәхси хәрби компания белән контракт имзалады. Ул – алгы сызыкта, шуңа күрә тылда калырга намусым кушмады. Җиңү яулап, өйгә исән-сау әйләнеп кайтырга һәм әти-әни, туганнар, якыннар, дусларыбызны куандырырга язсын», - ди Юрий.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин. 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча тулырак белергә була.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры яки 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Николай Михайлов катнашында әзерләнде

Читайте на 123ru.net