World News

Милли Шура рәисе II Халыкара Иртыш Сабан туе узачак мәйданны карады

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә ул II Халыкара Иртыш Сабан туе узачак «Яшел утрау» паркын карады. Милли бәйрәм иртәгә, 27 июльдә, узачак. 30 меңнән артык кеше аның кунагы булыр дип көтелә, дип хәбәр итә конгресс сайты.

«Яшел утрау» территориясе тематик урыннарга бүленәчәк: «Татар утары» , «Этноавыл», «Сабантуй уеннары», «Балалар Сабан туе», «Безнең Җиңү». Сабантуйның спорт программасына аерым урын бирелгән, ул бик бай булачак һәм берничә локацияне үз эченә алачак

Читайте на 123ru.net