World News

Питрәч районы кешесе махсус хәрби операциягә багышланган мобиль музей оештырган

Питрәч районы кешесе махсус хәрби операциягә багышланган мобиль музей оештырган

Чыты авылы Мәдәният йорты директоры Миңнур Шәмсетдинов үз проектын гамәлгә ашырырга кереште, аның кысаларында ул балаларны шәхси музеендагы хәрби экспонатлар белән таныштыру өчен үзенең «ГАЗ-69» машинасында авылларга барачак. Киләчәктә Питрәч кенә түгел, күрше районнарны да колачларга ниятли.

Кораллар, котелоклар, савыт-саба, кием-салым – күчмә музейда ниләр генә юк. Аның хуҗасы интернетта әйберләр таба һәм аларны сатып ала. Артык акчасы барлыкка килүгә үк, аны шунда ук әлеге максатларга сарыф итә. Моны үз бурычы дип саный, шул рәвешле Бөек Ватан сугышының һәм махсус хәрби операция геройларының батырлыгы турындагы истәлекне саклауга өлеш кертергә тели.

«Минем өчен бу бик кадерле, чөнки ике яктан да бабаларым сугышта катнашкан. Һәр гаиләдә – шулай. Мин тарихны киләсе буыннарга тапшырырга тиеш», - ди ул.

Еш кына якташлары да музейны тулыландырырга ярдәм итә, алар тарихи ядкарьләрне бушлай бирә. Махсус хәрби операциядә катнашучы Нияз Зиннәтуллин Миңнурга тумышы белән Татар Тау Иленнән булган бабасының котелогын тапшырган, ә ял вакытында үз флягасын алып кайткан. Хәзер музейда бабасы һәм оныгының шәхси әйберләре саклана. Миңнур аңа Нияз ышанып тапшырган әйберләрне күз карасы кебек сакларга һәм мобиль музей аша аларның тарихын кешеләргә сөйләргә вәгъдә итте.

«Мин инде күптән күчмә музей оештырырга теләдем, бу максатка бик озак, берничә ел бардым. Ниһаять, машина сатып алдым, акрынлап экспонатлар җыйдым. Хәзер миндә идеяне гамәлгә ашыру өчен барысы да бар. Кунаклар барысын да тотып, капшап, киеп карый ала», - ди Миңнур.

Ул мондый чаралар балаларда герой-якташлары белән горурлану хисләре уятырга ярдәм итәр дип өметләнә.

«Күргәзмәдә Брест крепостеннан алып кайткан таш миндә зур тәэсир калдырды. Сугыш беткәнгә күп еллар узса да, күп кенә әйберләрнең яхшы хәлдә саклануына гаҗәпләндем», - диде ачык һавадагы беренче күргәзмәнең яшь кунагы Евгения Филиппова.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин. 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча тулырак белергә була.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры яки 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Люция Сираҗиева катнашында әзерләнде.

Читайте на 123ru.net