World News

Мамадыш районыннан махсус хәрби операция зонасына тәгәрмәчтәге 20нче мунчаны озаттылар

Мамадыш районыннан махсус хәрби операция зонасына тәгәрмәчтәге 20нче мунчаны озаттылар

Мамадыш районы Мәдәният йортлары хезмәткәрләре тагын бер мобиль мунча төзү өчен акча җыйды. Кичә аны махсус хәрби операция зонасына озаттылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин хәйриячеләр, шул исәптән мунчага бирелгән заказны үтәүче Юрис Шәкүров белән очрашты. Ул якташларына «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» шигаренә тугрылыгы, ватанпәрвәрлеге өчен рәхмәт белдерде. Үз чиратында, муниципалитет мунчаны илтү белән бәйле чыгымнарны үз өстенә алачак.

«Хәрбиләргә җибәрә торган менә бу әйберләр безгә җиңәргә ярдәм итсен», - дип искәртте район җитәкчесе.

Мунча исемле – район Мәдәният йорты, авыл мәдәният учаклары хезмәткәрләре Мамадыш кешесе (аның улы махсус хәрби операциядә катнаша) үтенече белән 100 мең сумга якын акча җыйган. Мамадыш районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, мунчада бөтен кирәкле әйберләр дә (сөлге, ләгән, мунчала, себерке, чәй, Мамадыш лимонады) бар.

Бу мунча – 20нчесе. Хәйрияче һәм меценат Юрис Шәкүров (бүген аны бөтен Россиядә беләләр) әле туктарга җыенмый.

Искәртеп узабыз, Юрис Шәкүровка – 62 яшь. Ул – профессиональ спортчы һәм көрәшчеләр династиясе башлыгы, аның ике улы – Россиянең спорт мастеры, тагын берсе – спорт мастерлыгына кандидат. Буш вакытында пенсионер картиналар иҗат итә. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм инвалид балалар өчен хәйрия бәйрәмнәре үткәрә.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин. 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча тулырак белергә була.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Фото һәм видеоны Мамадыш районы матбугат хезмәте тәкъдим итте.

Читайте на 123ru.net