World News

Хөснуллин: Россиядә илкүләм проект буенча бер елда 3,5 мең километр урам һәм юл яңартыла

Хөснуллин: Россиядә илкүләм проект буенча бер елда 3,5 мең километр урам һәм юл яңартыла

2024 елда Россиядә 105 иң зур шәһәр агломерациясендә 3,5 мең километрдан артык урам-юл челтәрен ремонтларга ниятлиләр. Эшләр «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында алып барыла, дип хәбәр итә Хөкүмәтнең матбугат хезмәте.

«Әгәр илкүләм проект башында, кагыйдә буларак, үзәк мәйданнар һәм проспектларны ремонтласалар, хәзер исә яңа торак комплекслар төзелә торган микрорайоннардагы урамнарны яңарталар, шулай ук шәхси сектордагы юлларны төзекләндерәләр», - диде Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин.

Аның сүзләренчә, илдә илкүләм проект гамәлгә ашырылган елларда бу юнәлештә җитди нәтиҗәләргә ирешелгән. Бу, үз чиратында, халыкның тормыш сыйфатында уңай чагылыш таба.

Әйтик, 2019 елда шәһәр агломерацияләрендә норматив хәлдәге юлларның өлеше 44 процентка җитте, ә 2023 ел ахырында 82,2 проценттан артып китте, дип өстәде Россия транспорт министры Роман Старовойт.

2019 елдан шәһәр агломерацияләрендә урам-юл челтәренең сыйфатын яхшыртуга федераль казнадан 300 миллиард сумга якын акча юнәлдерелгән, дип искәртте Федераль юл агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Костюченко. «Тулаем алганда, 2024 ел ахырына шәһәр агломерацияләрендә урам-юл челтәренең өлеше норматив буенча 85 процентка җитәргә тиеш», - диде Марат Хөснуллин.

Россиядә илкүләм проектлар 2019 елдан РФ Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырыла.

Читайте на 123ru.net