World News

«Чаллы өстендә аккошлар» халыкара әдәби бәйгесе унынчы тапкыр уздырыла

ТР Язучылар берлеге «Чаллы өстендә аккошлар» халыкара әдәби бәйгесе башлануы турында игълан итте. Бәйгенең нигезләмәсе ТР Язучылар берлеге сайтында урнаштырылган.

2024 елда «Лебеди над Челнами – 2024/Чаллы өстендә аккошлар – 2024» әдәби конкурсы унынчы мәртәбә уздырыла.

Конкурска Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе, Россия Язучылар берлеге, Татарстан Респбуликасы Язучылар берлеге, Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» мәдәният сарае» автоном учреждениесе, «КАМАЗ» мәдәният сарае автоном учрежденисе «АККОШ» әдәби иҗат берләшмәсе оештыра.

Конкурс Россиядәге һәм чит илләрдәге рус һәм татар телендә язучы талантлы авторларның иҗади потенциалын үстерүгә булышлык итү, рус һәм татар телендә иҗат итүче талантлы авторларны эзләп табу һәм алга җибәрү максатыннан үткәрелә, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net