World News

Россиялеләргә үз теләгең белән отышлы уеннарда катнашуны тыярга телиләр

Дәүләт Думасына үзе теләгең белән отышлы уеннарда катнашу, букмекер контораларында ставка ясау һәм башкаларны чикләү турында закон проекты тапшырылды. Документ Думаның мәгълүматлар базасында урнаштырылган.

Мондый чикләүне рәсмиләштерү өчен, кеше яки аның опекуны махсус исемлеккә кертү турында гариза язарга тиеш. Исемлеккә кертү белән Бердәм отышлы уеннар регуляторы шөгыльләнәчәк.

Исемлеккә кертелүчеләргә ставка ясарга, лотерея билетлары сатып алырга, казинода, уен автоматлары залларында уйнарга рөхсәт ителмәячәк. Отышлы уеннар оештыручыларга аларга реклама җибәрүне тыячаклар.

Проектта әйтелгәнчә, чикләүнең гамәлдә булу вакыты беренче ике тапкырда – дүрт ай, өченче тапкырда бер ел тәшкил итәргә мөмкин.

Авторлар фикеренчә, әлеге инициатива отышлы уеннарга һәвәслеккә каршы көрәшергә ярдәм итәчәк. Психологик кәефсезлек уенчының үзенә генә түгел, аның якыннарына да зыян китерә.

Әгәр кагыйдәләр бозылса һәм реестрга кертелгән кешенең ставкасы кабул ителсә, оештыручыны 100 мең сумга кадәр штраф көтә.

Читайте на 123ru.net