World News

Түбән Кама районында 125 кешедән торган гаилә тапканнар

Түбән Кама районында 125 кешедән торган гаилә тапканнар

Түбән Кама районының Колмакчы авылында тулы составта йөздән артык кешедән торган гаилә яши. Бу хакта «Татар LIFE» сайты яза.

Идиатуллиннар гаиләсе «Венец всех ценностей — СЕМЬЯ!» проектында катнашты. Аның максаты – авыл гаиләләре, аларның тарихы, талантлары һәм гореф-гадәтләре белән танышу. Проектны китапханәче Дания Гайфеева башлап җибәрде.

Шәмшугаян Хәернас кызы һәм Исмәгыйль Ярулла улы Идиатуллиннар ун бала үстергән. Хәзер гаиләдә барлыгы 125 кеше исәпләнә.

Идиатуллиннар кызыклы иҗат номерлары күрсәтте, үзләре һәм авыл тарихы турында сөйләделәр. Ә кичә азагында барысын да татар ашлары белән сыйладылар, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net