World News

Балтачта сыйфатлы терлек азыгы әзерләү бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Балтачта авыл хуҗалыгы оешмалары арасында сыйфатлы терлек азыгы әзерләү максатыннан уздырылган конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. Бу хакта «Хезмәт» газетасы яза.

Җиңүчеләр, беренче июльгә кадәр күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан хәзерләнгән сенажны тикшерү, анализлау нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнде.

Терлек азыгы хәзерләүдә югары күрсәткечләргә ирешкән «Татарстан» хужалыгы беренче урынны яулады. Бүгенге көндә татарстанлылар 9527 тонна сенаж хәзерләгәннәр, сенаж салу эшләре тотрыклы рәвештә дәвам итә.

«Маяк» күмәк хуҗалыгында да сенаж салуга югары игътибар бирелә. Конкурс нәтиҗәләре буенча әлеге хуҗалык икенче урынга лаек булды. Бүгенге көндә хуҗалыкта 8955 тонна сенаж хәзерләнгән.

Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалык сыйфатлы сенаж салу конкурсы шартларын төгәл үтәп өченче урынга лаек булды, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net