World News

Татарстанда социаль контракт төзүчеләр өчен илкүләм проект ярдәмендә укыту оештырылды

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында дәүләт белән 350 мең сумга кадәр суммага социаль контракт төзеп, үз эшеңне ачарга була. Әлеге мөмкинлектән файдаланып карарга теләүчеләр иң баштан Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды карамагындагы «Минем бизнес» үзәгенең «Эшмәкәрлек әлифбасы» онлайн-курсларында укырга тиеш. 22-25 июльдә узган чираттагы укуларда социаль контрактка дәгъва итүчеләрне бизнес-план төзергә өйрәттеләр, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

Социаль контракт нигезендә үз эшен башларга теләүчеләр бу курсларда бизнес алып бару осталыкларын үзләштерә. Әйтергә кирәк, мондый укулар ай саен оештырыла, июльдәгесе – быел алтынчы агым иде, ә ел башыннан исә әлеге белем бирү программасы 200гә якын булачак эшмәкәрне колачлаган.

Мәгълүм булганча, социаль контрактны шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге оештыру яки үзмәшгуль сыйфатында эшләү өчен төзергә мөмкин. Дәүләттән түбәндәге ярдәм чаралары тәкъдим ителә: шәхси эшмәкәрлек һәм үзмәшгульлекне оештыруга – 350 мең сум, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга 200 мең сум бирелә.

Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме Россия Президенты Владимир Путин инициативасы нигезендә гамәлгә куелган «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында ТР Икътисад министрлыгы булышлыгы белән күрсәтелә.

Читайте на 123ru.net