World News

Апаста терлекчеләр ярышты

Апаста терлекчеләр ярышты

Апас районының Балтай авылы фермасында районның сыер савучылары һөнәри осталыклары буенча сыналды. Бу хакта «Апас-информ» яза.

22 хезмәткәр өч этапта ярышты.

Җиңүчеләрне районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, Горбунов исемендәге бүлекчә җитәкчесе Илфар Җәләлов тәбрик итте.

Соңыннан терлекчелек тармагында эшләүчеләр Урта Балтай мәдәният йортында чәй табыны артында кунак булды, матур концерт программасы карады.

Сыер савучылар арасында беренче урынны Роза Сәлахова, икенче урынны Илмас Сәмигуллин, өченче урынны Айгөл Фәизова алды, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net