World News

БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе театральләштерелгән тамаша белән тәмамланды

БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе театральләштерелгән тамаша белән тәмамланды

24-26 июль көннәрендә Казанда узган БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе «Корстон» кунакханәсендә театральләштерелгән тамаша һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

Тамаша башланыр алдыннан БРИКС илләре мөселманнарының рухи лидерлары Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин катнашында дөньяның күпполярлыгы, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, популярлаштыру һәм яклау, исламның радикализм һәм экстремизм идеяләрен кабул итмәве турында резолюция кабул итте.

«Безнең өчен чит ил партнерлары белән берлектә рухи-әхлакый идеаллар, гуманистик һәм гомумкешелек кыйммәтләре турында белдерү бик мөһим. Без мөселманнарның экстремизмга һәм террорчылыкка каршы булуы, изге динебезнең хак кыйммәтләрен аңлату һәм тарату өчен чыгыш ясыйбыз», – диде Равил хәзрәт Гайнетдин.

24 һәм 25 июль көнне узган чараларга – конкурсның үзенә һәм «Рухи Ефәк юлы» конференциясенә – бушлай кереп булса, БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе ябылу тантанасына керү бәясе биш йөздән алып мең ярым сумга кадәр иде. Әмма Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, БРИКС илләренең Изге Коръән премиясен оештыру комитеты рәисе Рушан Әббәсов билгеләгәнчә, чарадан кергән барлык акчалар да сукырлар өчен Брайль системасы буенча Коръәнне бастыруга тотылачак. Шулай ук һәрбер килүченең үзенә дә Коръән бүләк ителде.

Тамашачылар өчен рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауның мөһимлеге һәм Коръәннең тирән мәгънәләре турында сөйләүче уникаль театральләштерелгән тамаша әзерләнгән иде. Төп рольләрне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артислар Фәнис Җиһанша һәм Ришат Әхмәдуллин башкардылар. Театральләштерелгән тамашаны куючы режиссер – Рамил Сибгатуллин.

Шулай ук тамашачылар өчен көтелмәгән бүләк әзерләнгән иде: «Мөслимтур» хаҗ операторы кече һәм олы хаҗга юлламалар уйнатты.

Соңыннан Изге Коръән премиясендә җиңүчеләрнең исемнәре аталды. Беренче урын – Бәһрәйннән Мөхәммәд Самир Мөхәммәд Магахедка, икенче урын – Мисыр Гарәп республикасыннан Мөхәммәд Абделькарим Камил Аттыйа Мөхәммәдкә, ә өченче урын - Ираннан Омида Хоссейнинежад Монтазерига бирелде.

Җиңүчеләргә «сыннар» һәм 3 меңннән башлап 7 мең долларга кадәр акчалата бүләкләр тапшырылды.

Читайте на 123ru.net