World News

Иртыш буе Сабан туеның баш батыры: Бу җиңүгә озак әзерләндем

Иртыш буе Сабан туеның баш батыры: Бу җиңүгә озак әзерләндем

Икенче Халыкара Иртыш Сабан туенда милли көрәш буенча ярыш узды. Быелгы милли бәйрәмнең баш батыры булып танылган Татарстаннан Булат Мусин, җиңүгә озак әзерләнүе хакында әйтте.

«Көрәштә иң мөһиме әзерлек. Бу җиңүемне дә өмет иттем. Җиңүгә озак әзерләндем. Яшьтән үк көрәш белән ныклап мавыктым. Әлбәттә, көрәш келәменә чыкканчы берникадәр мандраж булды», — дип сөйләде Булат Мусин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татарстан Республикасы Рәисе бүләген – Лада гранта машинасы ачкычларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Читайте на 123ru.net