World News

Татарстан делегациясе Кара диңгез флоты диңгезчеләре һәм командованиесе белән очрашты

Татарстан делегациясе Кара диңгез флоты диңгезчеләре һәм командованиесе белән очрашты

Татарстан делегациясе Кара диңгез флоты частьләре һәм корабльләрендә хезмәт итүче республика халкы белән очрашты. Шулай ук чарада аларның командованиесе дә катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Россия Хәрби-диңгез флоты көнен бәйрәм итүгә багышланган очрашуда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасының Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашты.

Фото: © Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

«Россия Хәрби-диңгез флоты көне – диңгезчеләр өчен бәйрәм генә түгел, бөтен ил өчен мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Ул Россия флотының куәте һәм бөеклеген, диңгезчеләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгын символлаштыра, бигрәк тә бүгенге көндә. Сезнең янга килмичә булдыра алмадык», - дип мөрәҗәгать итте флотның Офицерлар йортында җыелганнарга Равил Әхмәтшин.

Кунакларга флотның командующие урынбасары контр-адмирал Илдар Әхмәров рәхмәт белдерде. «Хәтта шушындый катлаулы көннәрдә дә сез матур традицияне бозмадыгыз – флот командованиесе һәм шәхси составын бәйрәм белән котларга килдегез», - диде ул.

Делегация хәрбиләргә көнкүреш һәм махсус техника, шулай ук беренче кирәк-яраклар алып килде. Йөк флотның шефлыгы астындагы хәрби частьләрнең җитәкчелеге белән килештереп формалаштырылган.

Тулы вәкаләтле вәкиллектә билгеләп үтүләренчә, Кара диңгез флотына хезмәт итәргә ел саен 400ләп татарстанлы китә.

Чара татлы сыйлар, шул исәптән татар чәк-чәге белән чәй эчә-эчә дусларча аралашу белән тәмамланды. Очрашуда катнашкан һәркемгә кече Ватаннан алып киленгән азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Читайте на 123ru.net