World News

Омск губернаторы Иртыш буе Сабан туенда: Көчле елга — көчле халыклар

Омск губернаторы Иртыш буе Сабан туенда: Көчле елга — көчле халыклар

Омск губернаторы, өлкәнең Хөкүмәт рәисе Виталий Хоценко Икенче Халыкара Иртыш буе Сабан туенда Иртыш буендагы халыкның көчле булуын, бердәм яшәвен әйтте.

«Иртыш буе Сабан туе — Россия, Кытай һәм Казахстан илләреннән халыкларны җыя. Көчле елга — көчле халыклар. Күпмилләтле халкыбыз үзара бердәмлектә яши. Без аеруча Татарстан халкы белән аралашып, дус-тату гомер итәбез. Татарстаннан безнең бәйрәмгә 250 чамасы кеше килде. Аеруча, Яшел Үзәнгә бу бәйрәмне оештыру эшендә катнашканы өчен рәхмәтемне белдерәм», — диде Виталий Хоценко.

  • Гомумән, Сабантуйга Россиянең 9 төбәгеннән делегацияләр килгән иде. 2024 елда илнең 62 төбәгендә һәм 39 чит илдә Сабантуйлар үтә.

Читайте на 123ru.net