World News

Казанның «Ак Барс Арена» сараена 70 миллион сумга капиталь ремонт ясалачак

Казанның «Ак Барс Арена» сараена 70 миллион сумга капиталь ремонт ясалачак

Казанның «Ак Барс Арена» сараена һәм Нурлат районының «Ледок» хоккей спорт мәктәбенә капиталь ремонт ясарга ниятлиләр. Төзекләндерү эшләренә 135 миллион сумга якын акча юнәлдереләчәк, диелә дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган мәгълүматта.

Казанның футбол стадионында 1 декабрьгә кадәр төзелеш-монтаж һ.б. эшләр башкарылачак. Контрактның бәясе 75 миллион сум тәшкил итә.

Нурлаттагы спорт мәктәбен яңартуга 60 миллион сумга якын акча бүленгән. Биредә төзелеш, вентиляция, төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре, дәүләт экспертизасы үткәреләчәк.

Спорт объектларында ремонт эшләре Татарстан бюджетыннан финанслана, заказчысы – ТР Баш төзелеш-инвестиция идарәсе.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы «Рубин» стадионында Футболны үстерү үзәге төзеләчәге хакында хәбәр иткән иде.

Читайте на 123ru.net