World News

Малайзия Россиягә БРИКСка керүне сорап гариза җибәрде

Күптән түгел Малайзия Россиягә БРИКСка керүне сорап гариза җибәрде, дип белдерде ил Премьер-министры Әнвәр Ибраһим РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашудан соң.

Аның сүзләренчә, Россия министры белән әңгәмә әлеге темага багышланган. Берләшмәдә әгъза булу ике ил өчен дә зур перспективалар ача, шулай ук Малайзиянең БРИКС әгъзалары белән ныклы хезмәттәшлегенә тугры икәнлеген искәртәчәк.

Моннан тыш, Ибраһим һәм Лавров әңгәмәдә авыл хуҗалыгы, сәүдә, саклану, инвестицияләр, туризм, фән һәм башка төп тармакларда Россия-Малайзия партнерлыгын үстерү мәсьәләләрен кузгаткан.

Шулай ук Палестина тирәсендәге вазгыять хакында да фикер алышканнар. «Малайзия дә, Россия дә атышуны туктату, кичекмәстән гуманитар ярдәм күрсәтү, Палестинаны БМОның тулы хокуклы әгъзасы итеп тану кирәклеген искәртте», - дип язган Малайзия Премьеры Х социаль челтәрендә.

Искәртеп узабыз, берләшмәдә Россиянең рәислек итүе кысаларында 22-24 октябрьдә Казанда БРИКС саммиты узачак. Вакыйга вакытында шул исәптән яңа партнерлыкка кандидат илләр исемлеген раслау да күздә тотыла.

Читайте на 123ru.net