World News

Депутат махсус операциядәгеләргә телефон куллануны тыю турындагы законны тәнкыйтьләде

ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операциядә катнашучыларга телефон куллануны тыя торган законны «гадел түгел һәм эшкә яраксыз» дип атады. Телеграм-каналында ул шул хактагы фикере белән уртаклашкан.

«Биредә ике мөһим аспект бар дип саныйм. Беренчедән, закон илебез мәнфәгатьләрен якларга китүчеләргә карата гадел түгел, икенчедән, эшкә яраксыз, чөнки әле һаман да хәрбиләрне кирәкле телекоммуникация җиһазлары белән тәэмин итү буенча әзер система юк. Яхшырак булуын теләгән идек, һәрвакыттагыча килеп чыкты, дигән кебек. Эшләми торган закон кабул иттек, шул ук вакытта шәхси составта өстәмә киеренкелек тудырдык», – дип язган парламентарий постта.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге закон «Вагнер» шәхси хәрби компаниясе вакытында гамәлдә булган системаны яңарту омтылышы булган.

«Анда хәрбиләр шәхси телефоннар тотып йөгермәгән. Аларга эшләү өчен тиешле барлык программалары һәм кушымталары булган телефоннар да, планшетлар да биргәннәр. Туганнар белән элемтә командирларда сакланган билгеле бер телефоннар аша тәэмин ителгән. Нәкъ менә шулар аша хәрбиләр туганнары һәм якыннары белән элемтәгә чыккан. Бу шалтыратулар да, мессенджерлар аша аралашу да булган», – диде Шәрәфиев.

Депутат аңлатканча, мондый система берләшмәдә дисциплинаны һәм мәгълүмати иминлекне тәэмин иткән.

«Әмма бер «ләкин» бар. «Вагнер» – үзенең эчке кагыйдәләре булган шәхси хәрби структура, оешмага кергәндә хәрбиләр аңа ризалаша иде. Дәүләт Думасы кабул иткән закон исә, беренче чиратта, мобилизацияләнүчеләргә һәм контрактникларга кагылачак», – дип игътибар юнәлтте депутат.

Читайте на 123ru.net