World News

Авариягә эләккән Казан-Адлер поездында Чаллыдан хореография мәктәбе укучылары булган

Рельслардан чыгып ауган Казан-Адлер поездында Чаллының 17нче Балалар хореография сәнгате мәктәбе делегациясе булган. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ачыкланганча, 18 баланың 5 өлкән кеше озатуында «Бәллүр дельфин» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсына барышы булган. Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, делегация арасында зыян күрүчеләр юк. Алар вакытлыча урнаштыру өчен Котельниковога җибәрелгән. Республика җитәкчелеге Волгоград өлкәсендәге хезмәттәшләре белән даими элемтәдә тора, дип билгеләп үтелә.

Искәртик, гадәттән тыш хәл бүген Волгоград өлкәсендә Гремячая – Котельниково станцияләре арасында килеп чыккан. Россия тимер юллары мәгълүматлар буенча, «КамАЗ»ның йөртүчесе, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозып, якынлашып килүче поезд алдына килеп кергән. Машинист туктарга тырышып караса да, нияте барып чыкмаган һәм поезд йөк автомобиленә килеп бәрелгән.

Соңгы мәгълүматлар буенча, поездда 813 кеше булган, алар арасында балалар да бар. Нәтиҗәдә 140ка якын пассажир җәрәхәтләнгән. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.

Читайте на 123ru.net