World News

Ауган поездда Татарстаннан диңгез буендагы лагерьларга баручы балалар булмаган

Казаннан Кара диңгез буена юл тоткан, рельстан чыккан поездда ял лагерьларына баручы балалар булмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Әлеге поездда Татарстаннан балалар лагерьларына баручы оешкан төркемнәр булмаган», – дип искәрттеләр ведомствода.

Искәртеп узабыз, Волгоград өлкәсенең Котельниково районында «Казан – Адлер» пассажир поезды КамАЗ йөк автомобиле белән бәрелешкәннән соң рельстан чыгып ауды. Рельстан 20 вагонның тугызы һәм электровоз чыккан дигән якынча мәгълүмат бар. Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, биш кеше (шуларның берсе – бала) хастаханәгә озатылган.

Читайте на 123ru.net