World News

Һәлакәткә юлыккан Казан – Адлер поездында 812 кеше булган, 5 кеше хастаханәгә җибәрелгән

Һәлакәткә юлыккан Казан – Адлер поездында 812 кеше булган, 5 кеше хастаханәгә җибәрелгән

Бүген йөк автомобиле белән бәрелешкән Казан – Адлер поездында 812 кеше булган. Волгоград өлкәсе хакимиятендә шулай дип белдерделәр.

Билгеләп үткәнчә, губернатор Андрей Бочаров гадәттән тыш хәл булганнан соң оператив киңәшмә үткәргән – поезд пассажирларына кирәкле ярдәм күрсәтү һәм гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү бурычын куйган.

«Гремячая – Котельниково станцияләре арасында сакланмый торган тимер юл кичүендә 491нче «Казан – Адлер» поезды йөк автомобиле белән бәрелешкән. Якынча мәгълүматлар буенча, 20 вагонның тугызы һәм электровоз рельстан чыккан. Поездда 812 кеше булган. Зыян күрүчеләр турындагы мәгълүматка төгәллек кертелә. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли. Оператив штаб төзелгән», – дип хәбәр итте Бочаров.

Соңгы мәгълүматлар буенча, 5 кеше хастаханәгә озатылган.

Хакимияттә вазгыятьнең махсус контрольгә алынуын билгеләп үттеләр.

Читайте на 123ru.net