World News

Казанда II Бөтендөнья милли блогерлар җыены була

Иртәгә татар телендә сөйләшүче блогерлар очрашуы узачак. II Бөтендөнья милли блогерлар җыены 11.00 сәгатьтә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында түгәрәк өстәл белән башланып китәчәк. Бу хакта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Биредә түбәндәге сорауларга җавап табылачак: татар аудиториясен ничек җәлеп итәргә? Журналистлар һәм блогерлар: дуслыкмы, көндәшлекме? Блогта миллилекне нәрсә билгели?» – диелә хәбәрдә.

15.30 cәгатьтә милли блогерлар Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры белән якыннан танышачак. Алар өчен «Музыкаль тарих битләреннән» экскурсия оештырылачак. Блогерлар Тинчурин театры бинасын музыкаль яктан ачачак, музыкаль спектакльләр, Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев тормышы һәм иҗаты, оркестр чокыры белән танышачак.

Шулай ук, блогерлар өчен «Оркестр буенча сәяхәт» интерактив программасы дә тәкъдим ителә.

Театрның баш дирижеры, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры тыңлаучыларны оркестр, аның составы белән таныштырачак, дөньядагы оркестрларның тарихы һәм эволюциясе турында кыскача мәгълүмат әйтәчәк, оркестр солистлары оркестрдагы һәр инструментның үзенчәлекләрен ватан һәм чит ил композиторларының күренекле әсәрләре мисалында күрсәтәчәк.

II Бөтендөнья милли блогерлар җыены «Tatar scarf» бренды милли яулыклар дефилесы белән тәмамланачак.

Читайте на 123ru.net