World News

Казанда коттедж бәясе бер елда 23 процентка, ягъни 12,7 млн сумга кадәр арткан

Казанда коттедж бәясе бер елда 23 процентка, ягъни 12,7 млн сумга кадәр арткан

Казанда соңгы 12 айда коттеджлар һәм коттедж бистәләрендәге шәхси йортлар 23,3 процентка кыйммәтләнде. Шулай итеп, 2023 елның августында мондый объектлар уртача 10,3 млн сум торган, ә 2024 елның июлендә бәя инде 12,7 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта Restate мәгълүматларында белдерелә.

Бу ел башыннан уртача бәяләр графигын карасак, бәя 1,84 процентка арткан (11 гыйнварга Татарстан башкаласында коттеджлар 12,5 млн сум торган).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, июльнең ике атнасында (4-18 июльдә) мондый объектларның бәясе 0,49 процентка арткан. Restate мәгълүматлары буенча, 14 көн элек йорт, дача, коттедж уртача 12,67 млн сум торган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россиядә ел әйләнәсе яшәү өчен салынган йортларга ихтыяҗ кискен арткан. Экспертлар әйтүенчә, мондый ихтыяҗның сәбәбе - төзелеш һәм мондый төр торак сатып алу өчен ипотека алу мөмкинлегенә бәйле. Ягъни йорт шәһәрдәге кыйммәтрәк фатирга альтернатива булып тора. Шулай ук базарда шәһәр янында таш йортлар буенча тәкъдимнәр дә арткан.

Читайте на 123ru.net