World News

Төмән диния нәзарәте идарәсендә балаларга һәм өлкәннәргә татар телен өйрәтәләр

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Татарча өйрәнәләр» дигән язмасы чыкты.

Индрәйдәге Корбан бәйрәмендә ике сабый матур итеп төрле шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Аларны башка чараларда да ишеткәнем бар иде. Үзләре белән якыннанрак танышырга уйладым. Апалы-энеле Аделина һәм Айрат Каташовлар булып чыктылар алар. Укытучылары Алсу Кәримова, әтиләре Әхмәт Сагенбаев та яннарында.

Алсу Әбделәлим кызы татар телен өйрәтү эшенә төбәк диния нәзарәте идарәсе офисында (Төмән шәһәре, Мельникайте урамы, 86/2) май ахырында гына керешә. Бер сүз дә татар телендә сөйләшә белмәгән балаларга шул арада никадәр шигырь өйрәтергә өлгерә. Дәресләр көн саен үтә, ди ул. Башта балалар өчен, аннары өлкәннәр белемнәрен арттыралар, телләрен шомарталар.

Бу көннәрдә рус кешесе себер татар телен үзләштерергә теләк белдергән. Гомере буе мәктәптә укытучы булган, иҗтимагый эшләрдә актив катнашучы Алсу ханым туган теленең киләчәге өчен борчылып үзеннән өлеш кертергә уйлый. Мельникайте урамындагы иркен бүлмәдә дәресләр 3 телдә үтә: рус, татар һәм себер татар телендә.

Аделина һәм Айратның әти-әниләре үзләре дә татарча белмиләр. Кыска арада балалар Габдулла Тукай, Шәйхи Маннур, Фәрит Ермышев, Фәхриҗамал Утяшева шигырьләрен өйрәнеп тә куйганнар. Һәр татар чарасында алар актив катнашалар.

Әтиләре Әхмәт: «Көн саен дәресләр үтә, атнасына биш тапкыр балалар да, зурлар да туган телләрен үзләштерә алалар. Белгәннәрен шомартырга да була. Дәресләр түләүсез. Шундый мөмкинлек булуга без бик шат, рәхәтләнеп йөрибез. Теләүчеләр килсеннәр, әти-әни телен белсеннәр», - дип башкаларны да укырга чакырды.

Җәен ял вакыты, балалар рәхәтләнеп вакыт таба алалар. Туган телне өйрәнү – изге эш ул!

Рәсемдә: Алсу Кәримова балалар һәм әтиләре белән.

Читайте на 123ru.net