World News

Волгоград өлкәсендә поезд һәлакәтеннән соң Казаннан ике поезд тоткарланган

Волгоград өлкәсендә пассажир поезды белән гадәттән тыш хәлдән соң 12 пассажир поезды тоткарланган. Алар арасында Казаннан киткән ике, Казанга кайта торган бер поезд бар. Бу хакта Пассажирлар федераль компаниясе хәбәр итте.

№491 Казан – Адлер, №509 Казан – Новороссийск, №510 Новороссийск – Казан поездлары тоткарланган.

Идел буе тимер юлы (Россия Тимер юллары филиалы) матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Гремячая – Котельниково арасындагы бер юлда хәрәкәт торгызылган. №491 Казан – Адлер поездыннан эвакуацияләнгән пассажирлар өчен резерв составыннан 25 купелы вагон Котельниково станциясеннән җибәрелгән. Пассажирлар су һәм ризык белән тәэмин ителгән.

Юл-транспорт фаҗигасе кичә Волгоград өлкәсенең Гремячая – Котельниково станцияләре арасында булды. Россия Тимер юллары мәгълүматы буенча, «КамАз» йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозып, поезд якынлашып килүен хәбәр иткән сигнализация эшләп торганда юл аркылы чыга. Машинист поездны экстрен туктатырга тырыша, тик ара якын булу сәбәпле, ул йөк машинасы белән бәрелешә.

Өлкәнең оператив штабы һәм сәламәтлек саклау комитеты мәгълүматлары буенча, авариядә 52 кеше зыян күргән. Алдарак Котельников үзәк район хастаханәсенә 55 кеше китерелгән дип хәбәр ителгән иде. Россия Тимер юлларында хәбәр итүләренчә, 140ка якын кеше имгәнгән һәм җәрәхәтләнгән.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Казан – Адлер поезды һәлакәтендә зыян күргән 19 татарстанлы, шул исәптән 7 бала медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткән.

Читайте на 123ru.net